Доллар һәм еврога карата рубль бәясе бераз төшкән

Доллар бәясе унынчы, ә евро алтынчы сессия рәттән арта

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Сәүдә ачылган вакытта доллар һәм еврога карата рубль бәясе бераз төшкән. 

АКШ доллары буенча сатулар 69,17-69,8 сум тирәсендә башланган, минут ярым эчендә курс 69,53 сум тәшкил иткән. Сатулар башында евро 75,49 сум торган. Бивалюта кәрзине 72,25 сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта доллар бәясе гамәлдәге рәсми курстан 1,01 сумга, ә евро 1,08 сумга артыграк.

Кичәге көн нәтиҗәләре буенча доллар ЕТСта 1,365 сумга, ә евро 1,31 сумга үскән. Доллар бәясе унынчы, ә евро алтынчы сессия рәттән арта, дип яза "Интерфакс".