Россиядә дәүләт чиге аркылы уздыру тәртибе үзгәртелде

Яңа кагыйдә нигезендә, дәүләт контроле уздыру иң күбе күпме вакыт дәвам итәргә тиешлеге күрсәтелү таләп ителә.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ” ). Россиядә дәүләт чиге аркылы уздыру тәртибенә яңа кагыйдәләр өстәлде. Аның нигезендә, чикне уздырганда дәүләт контролен максималь көтү вакыты теркәлергә тиеш. Тиешле документ Россия Хөкүмәте сайтында басылган.

Хәбәрдә "кагыйдәләрдәге үзгәреш пунктларда дәүләт контроле уздырыла торган судноларга нигезсез туктап тору вакытыннан котылырга ярдәм итәчәк", дип җиткерелә.

Транспорт чаралары, товарлар һәм хайваннар өчен максималь көтү вакыты җирле шартлар нигезендә билгеләнергә тиеш.

Искәртеп үтик, элек үткәрү пунктларында дәүләт контроле узу вакытының озынлыгы гына билгеләнергә тиеш иде.