Арбитраж судында Роберт Мусинның банкротлыгы турында утырыш башланды

Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы "Татфондбанк"ның элеккеге җитәкчесеннән 16,7 миллион сум алырга ниятли.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Арбитраж судында “Татфондбанк”ның элеккеге җитәкчесе Роберт Мусинның банкротлыгы турында утырыш башланды.

Татарстан арбитраж суды картотекасы мәгълүматларына караганда, бу эшкә “Татфондбанк” исеменнән Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы ачыклык кертә. Агентлык Мусиннан 16 миллион 790 мең сум алырга ниятли.