Минзәлә эшмәкәрләре Икътисад министрлыгы вәкилләренә кредит турында сораулар бирде

Эшмәкәрләр электр энергиясе өчен тарифларның югары булуына да басым ясады

(Минзәлә, 8 октябрь, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Дифиза Нуриева). «Ялкын» яшьләр үзәгендә Минзәлә районы эшмәкәрләре Татарстан икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев җитәкләгән делегация вәкилләре белән очрашып, ачыктан-ачык сөйләштеләр, үзләрен борчыган сорауларын бирделәр.

Очрашу алдыннан министрлык вәкилләре Нәсим Дәүләтов фермерлык эшчәнлеге белән танышты, Хуҗәмәт ремонт-механика заводында, Камский Бекон комплексында, Футука кидс мебель ясау фабрикасында, ТПФ «Изыскатель» дә булдылар.

Бер генә бизнес та кредиттан башка башланмый. Ә кредит алу өчен банклар залог сорый, башка документация эшләре дә юк түгел. Бу очракта эшмәкәрләргә «ТР Гарантия фонды» ярдәмгә килә. Әлеге фондның директоры урынбасары Илнур Сираев үз чыгышында фонд эшчәнлеге турында сөйләде.

«Россельхозбанк» вәкиле Ленар Хабибуллин да кече һәм урта эшмәкәрләр алырга мөмкин булган ташламалы кредитлар белән таныштырды. Соңыннан район эшмәкрләре үзләрен борчыган сорауларын бирделәр.

ТПФ «Изыскатель» директоры Александр Леванов «югары ставкадагы салым түлибез, ләкин без бит нефть тә, алтын да эшкәртүче оешма түгел» дип белдереде. АТП директоры Рамил Кәримов ягулык майлау материалларының бернинди кисәтүсез елга берничә тапкыр кыйммәтләнүе, дәүләт субсидиясенә алынган транспортны учетка бастыруда кыенлыклар булуы хакында әйтте.

Шулай ук эшмәкәрләр электр энергиясе өчен тарифларның югары булуына да басым ясады. «1 кВт өчен 8 сум түлибез, бу шәхси сектр бәясеннән шактый нык аерыла. Суыткычлар, кондиционерлар, яктырткыч лампочклар, станоклар — барысы да энергиягә тоташкан», — диде ул.

Район башлыгы Айдар Салахов билгеләп үткәнчә, займ һәм кредитлар алганда алга карап фикер йөртергә, илдә барган пандемия, чималларга кисәк бәя күтәрелү кебек вакыйгаларны да истә тотарга кирәк. Шулай ук район башлыгы районда туризм, авыл хуҗалыгы тармагын үстерү юнәлешендә дә эшмәкәрлекне үстерү мөмкинлеген әйтте.