Лаеш муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингында 1 урынны били

Статистика буенча, Татарстанда җибәрелгән продукция күләме 634,8 мең сум тәшкил итә, ә иң югары күрсәткечләр-Әлмәттә.

(Әлмәт, 8 октябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Татарстан Икътисад министрлыгы 2021 елның 8 ае өчен рейтинг төзегән. Беренче урында Лаеш районы, икенче урында Әлмәт районы һәм өченче урында Түбән Кама районы.

Хезмәт базарында яхшы динамика күзәтелә. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,86 процентны тәшкил итә.

Статистика буенча, Татарстанда җибәрелгән продукция күләме 634,8 мең сум тәшкил итә, ә иң югары күрсәткечләр-Әлмәттә. 

2021 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан республикасында җан башына исәпләгәндә 0,487 кв. метр гомуми торак мәйданы файдалануга тапшырылган. Җан башына туры килгән иң зур торак мәйданы Питрәч (3,905 кв.метр), Лаеш (2,801 кв. метр) һәм Биектау (2,262 кв. метр) муниципаль районнарында файдалануга тапшырылган.