Татарстан Президенты Кырым Премьер-министры белән хезмәттәшлек хакында сөйләште

Татарстан Гоцанюк Кырым Хөкүмәте башлыгы итеп билгеләнгәннән соң рәсми сәфәр белән килгән федерациянең беренче субъекты булды.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кырым Премьер-министры Юрий Гоцанюк ике республика арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юрий Гоцанюк Кырым Республикасы Министрлар Советын быелның 1 октябрендә җитәкләде. Татарстан ул Хөкүмәт башлыгы итеп билгеләнгәннән соң рәсми сәфәр белән килгән федерациянең беренче субъекты булды.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Аның барышында яклар «сәүдә-икътисади һәм гуманитар өлкәдәге төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләрен карады, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә үзара тәҗрибә алмашу хакында фикер алышты һәм башка актуаль мәсьәләләрне кузгатты», диелә хәбәрдә.