“Хоневелл” компаниясе Казан дәүләт техник университеты базасында уртак лаборатория төзергә ниятли

Ул киләсе ел башында ук ачылырга мөмкин

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). “Хоневелл” компаниясе Татарстан белән алга таба хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләде. Бу юнәлешләр ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында әлеге компания вәкилләре белән очрашуда бәян ителде. “Хоневелл”ның вице-президенты, технологик чишелешләр бүлекчәсе директоры Суреш Венкатараялу сүзләренә караганда, бүгенге көндә ике арада хезмәттәшлекнең төп 3 юнәлеше фаразлана. Алар – Татарстанда стационар лабораторияләрне җиһазландыру, юллар белән идарә итү һәм Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты базасында уртак лаборатория төзү.
Казан дәүләт техник университеты проректоры Сергей Михайлов бу лаборатория төзүнең максатларын аңлатып узды. Ул, аерым алганда, машина төзелеше предприятиеләрен модернизацияләүне, сәнәгать һәм торак йортлар төзелешендә энергия куллануны киметү, автомобильләр өчен заманча турбиналы двигательләр җитештерүне атады. Аның белдерүенчә, бу бурычларны хәл итү өчен квалификацияле белгечләр кирәк. “Хоневелл” технологияләре нигезендә белгечләр әзерләү –уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен мөһим шарт. Моның өчен заманча фәнни- техник укыту үзәге төзү кирәк”, -дип билгеләп үтте ул.
“Хоневелл” компаниясе һәм университет вәкилләре хезмәттәшлекне оештыру мәсьәләләрен карады. Очрашуда лабораторияне киләсе елның гыйнварында ачу нияте җиткерелде.
“Хоневелл” корпорациясе республикада “ТАНЕКО”, “Түбән Кама нефтехим”, “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе”, “ТАИФ-НК” , “Түбән Кама шин”ААҖ белән хезмәттәшлеге аша яхшы таныш. Халыкара корпорациянең штаб-фатиры АКШ ның Нью-Джерси штатындагы Моррис-Тауншип шәһәрендә урнашкан. Ул технологияләр һәм сәнәгатьтә җитештерү өлкәсендә дөнья лидеры, иң яхшы 100 компания исемлегенә кергән.