Җылылык өчен бурычлары булган торак йортларга җылылык бирелә, ә җылы су - юк

Республика сәнәгать предприятиеләренең бурычка батканнарына җылылык та, җылы су да бирелмәячәк, дип белдерде «Татэнергосбыт» җитәкчелеге вәкиле О.Зверев

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быелгы җылыту сезонына әзерлек барышында җәен «Татэнергосбыт» ААҖ үзе белән килешү нигезендә аның продукциясен, аерым алганда, җылылыгын кулланучылар белән узган сезоннан калган бурычларын бетертү өчен күп эшләде, дип белдерде бүген журналистлар белән булган очрашуда әлеге компания директорының энергия һәм куәт сатып алу һәм сату буенча беренче урынбасары Олег Зверев. Дөрес, җылылык буенча бурычлыларга кайнар су бирелмәячәк, дип куркыту-кисәтү юлы белән генә моңа ирешелүен яшерми әлеге җитәкче.

30 сентябрь мәгълүматларына күз салсак, республика буенча җылылык кулланганга бурыч суммасы 581 млн. сум тәшкил итә. Ә 1 сентябрьгә ул сумма 1,6 млрд. сум булган.

Хәзерге вакытта Татарстандагы барлыгы 442 торак оешмасының 349ына (79 процентына) җылылык җибәрү өчен наряд бирелгән, шул исәптән 27 иң зур идарәче компаниягә дә. Торак милекчеләре ширкәтләре (ТСЖ), торак-төзелеш компанияләре (ЖСК) буенча 415 торак оешмасының 322се (78 проценты), 906 бюджет оешмаларының, төгәлрәге, федераль, республика һәм җирле бюджет карамагындагыларының 553е (61 проценты), шулай ук, җылылык бирүгә рөхсәт документы – наряд алган, шул исәптән балалар бакчалары, мәктәпләр, башка уку йортлары, медицина учреждениеләре дә җылылыкка тиенәчәк.

«Сәнәгать предприятиеләре буенча вазгыять беркадәр начаррак: 3,5 меңләп предприятиенең 221е бурычлы», - дип белдерде О.Зверев. Аның сүзләренчә, 1 сентябрьгә аларның бурычы 1,4 млрд. сум булса, 30ына 2 тапкырдан күбрәккә кимегән һәм 600 млн. сум тәшкил иткән, ә инде җылылыкка бурычлары булмаганнарның кайберләре, көннәрнең чагыштырмача җылы торуыннан файдаланып, җылылык җибәрүгә рөхсәт документлары сорап мөрәҗәгать итәргә ашыкмый.

Республиканың Казан, Чаллы, Түбән Кама кебек иң зур шәһәрләрендә бу мәсьәләдәге вазгыятькә аерым-аерым тукталгач, О.Зверев «Татэнергосбыт»ның бурычлы абонентлары белән дилбегәне кыскарак тотарга омтылуын шәрехләде. Бирелгән җылылык, электр энергиясе өчен вакытында акча җыеп алу ул электр энергиясен ирекле базарда иң түбән бәядән сатып алу хокукыннан колак какмас өчен кирәк. Быел сентябрь ахырында биржадагы алыш-биреш вакытында газ өчен тиешле сумманы (120 млн. сум) җыя алмаганга штраф санкцияләре кулланылды, 2 тапкыр шундый очрак булса, «очсыз» килешүләр төзү хокукы алына, нәтиҗәдә, бәяләр 30 процентка артырга мөмкин, диде ул. Шуңа күрә бирелгән энергия өчен абонентлардан вакытында акчаны җыеп алу мәсьәләсе бик кискен тора. «Дөрес, без моңа ирек куймаска тиешбез, чөнки республика мәнфәгатьләренә, халык кесәсенә китереп сугачак. Бурычларын җыюда челтәр компанияләрне ярдәмгә чакырырга мәҗбүрбез. Хәзерге вакытта халыкның һәм сәнәгать тармагыннан булмаган компанияләрнең электр энергиясе һәм җылылыкка 950 млн. сум бурычы бар», - дип аңлатты «Татэнергосбыт» директорының энергия һәм куәт сатып алу һәм сату буенча беренче урынбасары О.Зверев.

Җылылык өчен 2 айдан артык бурычлары булган республикадагы барлык күп фатирлы торак йортларга җылылык биреләчәк, ә җылы су – юк. Шулай ук электр энергиясе өчен бурычлы йортларның лифтларын, баскыч мәйданчыклары, ишегалларының яктырткычлары кебек гомуми кулланылыштагы уңайлыклардан мәхрүм ителәчәк. Сәнәгать предприятиеләренә  исә җылы су да, җылылык та бирелмәячәк. «Татэнергосбыт» ААҖ әнә шундый чаралар кулланачак.