Депутатлар экологиягә бюджет чыгымнарын арттыру тәкъдиме белән чыкты

ТР Дәүләт Советы комитетларында беренче укылышка әзерләү барышында «2009 елга һәм 2010-2011 елларның планлаштырылган чорына ТР бюджеты турында» гы закон проекты хакында фикер алышулар дәвам итә
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). ТР Дәүләт Советы комитетларында беренче укылышка әзерләү барышында «2009 елга һәм 2010-2011 елларның планлаштырылган чорына ТР бюджеты турында» гы закон проекты хакында фикер алышулар дәвам итә. Бүген төп финанс документы проекты Экология, табигый ресурслар һәм җирдән файдалану комитеты утырышында тикшерелде.
Төп доклад белән чыгыш ясаган ТР финанс министры урынбасары Рифнур Сөләйманов киләсе ел бюджетының дефицитлы да, профицитлы да булмаячагын тагын бер кат ирештерде. Ягъни ул баланслы, керемнәр белән чыгымнар бер үк күләмдә булачак дигән сүз. 2009 елда Татарстанның берләштерелгән бюджетына 122,2 млрд. сумлык керем алыныр дип көтелә. Чыгымнарга килгәндә, киләсе елда консолидацияләнгән бюджетта аның гомуми күләме шулай ук 122,2 млрд. сум итеп күрсәтелә. Фаразларга караганда, 2010 елга бюджет керемнәре 130 млрд. сум, 2011 елда – 138,1 млрд. сум булачак. Чыгымнар да шул ук күләмдә фаразлана. 3 еллык бюджетның керем өлеше нигезенә республиканың 2009-2011 елларга социаль-икътисади үсеш фаразлары һәм 2008 елда бюджет үтәлешенең көтелгән нәтиҗәләре салынган. Шулай ук салым һәм бюджетка кагылышлы федераль, төбәк законнарына кертелгән үзгәрешләр исәпкә алынган.
Профильле комитет әгъзаларын, беренче чиратта, бюджетта әйләнә-тирә мохитне, территорияләрне һәм халыкны гадәттән тыш хәлләрдән саклауга, табигатьне саклау эшчәнлеге, гражданнар оборонасы чараларына һ.б. каралган чыгымнарның күләме кызыксындырды. Рифнур Сөләйманов белдергәнчә, бу максатларга киләсе ел бюджетында чыгымнар 7 процентка артыграк салынган. Аның күләме 407 млн. сумнан артык булачак. Шуның 160 млн. 340 мең сумы табигатьне саклау чараларын күздә тоткан программаларны финанслауга җибәреләчәк.
Экология, табигый ресурслар һәм табигатьтән файдалану комитеты әгъзалары тармакта актуаль проблемалар булуын күздә тотып, бюджет чыгымнарын арттыру тәкъдиме белән чыкты. Аларның беренчесе гидротехник корылмаларның иминлеген тәэмин итү белән бәйле. Быел бу максатларга 25 млн. сум финанслар бирелгән. Киләсе елда аның күләме чак кына арттырылып 27 млн. сум дәрәҗәсендә планлаштырылган. 2010 - 2011 елларга 28,8 млн. сум күләмендә фаразлана. Депутатлар белдергәнчә, проблеманың актуальлеген исәпкә алганда, бу акчалар гына җитмәячәк. Гидротехник корылмалардагы аварияләр бигрәк тә язгы ташу чорында зур куркыныч тудыра. Кайбер шундый объектларның бик начар хәлдә булуы кичекмәстән чаралар күрүне таләп итә. Финанс министры урынбасары аңлатканча, моңарчы бу максатларга казнадан акчалар федераль бюджет трансферлары исәбенә бүлеп бирелде. Комитет әгъзалары яр буен саклау дамбалары һәм плотиналар төзелешен, гамәлдәгеләрен ремонтлауны финанслауда республика бюджетының да катнашуын күздә тоткан тәкъдим кертте.
Гидротехник корылмалар төзелеше белән беррәттән, туфрак эррозиясе белән көрәшү чараларын да алып бару зарур. Белгечләр фикеренчә, бүген республикада 2 млн. гектардан артык мәйданда авыл хуҗалыгы җирләрендә эррозия процессы бара. Ел саен шул сәбәпле 1 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җире әйләнештән чыга. Моны токарлауның мөһим ысулы булып урман полосалары утырту кала. Шуны исәпкә алып, комитет әгъзалары бюджетта агач утырту чыгымнарын арттырырга тәкъдим итә. 2008 елда бу эшләргә 100 млн. сум тирәсе тотылып, ул бюджетның өстәмә керемнәре исәбенә алып барылган. Финанс министрлыгы вәкилләре киләсе елда да шулай дәвам итәчәген ышандырды.
Республикада экология өлкәсендә өченче актуаль проблема булып биологик калдыкларны җыю һәм утильләштерү кала. Депутатлар киләсе ел бюжетында һәм алга таба да республика бюджетында биологик калдыкларны җыю, утильләштерү чараларына, «Беккери» биотермик чокырлары һәм калдыкларны эшкәртү заводы төзелешенә финанслар бүленергә тиешлеген искәртте.