Халыкның кереме иң югары булган ун төбәк арасына Татарстан да кергән

Татарстан - фәкыйрьләр өлеше буенча күрсәткечләре иң түбән булган төбәкләрнең берсе.
(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республкасы халыкның кереме иң югары булган 10 төбәк арасына кергән. РИА Новости агентлыгының тикшеренү мәгълүматлары шул хакта сөйли.Рейтингта Ямал-Ненец автономияле округы — беренче, Ненец һәм Чукотка автономияле округлары – икенче һәм өченче, Татарстан унынчы урынны били. Тыва, Алтай һәм Калмыкия республикаларында яшәүчеләрнең керемнәре – иң түбәне.Моннан тыш, тикшеренүдә өстәмә күрсәткечләр дә бар. Бу – фәкыйрьлек чигендә яшәүчеләр өлеше. Татарстанның фәкыйрьләр өлеше буенча нәтиҗәләре иң яхшысы – 7,2 процент, әлеге уңайдан ул шактый бай төбәкләрне дә узып китә. Бу республикага шушы күрсәткеч буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән беррәттән икенче урынны (беренче урында - Ямал-Ненец автономияле округы) биләргә мөмкинлек бирә.Рейтингны төзү өчен экспертлар 2018 елда Россиянең һәр конкрет төбәгендә товар һәм хезмәтләрнең фиксацияләнгән җыелмасы бәясенә карата халыкның җан башына уртача айлык керемнәре нисбәтен файдаланган.