ТР Министрлар Кабинетында “Иннополис” проектын тормышка ашыру турында сөйләштеләр

Әлеге мәсьәлә буенча эшлекле киңәшмәне ТР Президенты уздырды

 (Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Иннополис” проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә уздырды.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара ТР Хөкүмәте Йортында узган. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, “Казанский Гипронииавиапром” ЯАҖ, “ПСО Казань” ҖЧҖ вәкилләре һ.б. катнашты.

Проект кысаларында башкарылган эш турында доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады.

Төп технопарк беренче объектларның берсе була. Ул - 130 мең кв.м мәйданлы 4 бинадан торган комплекс.

Беренче комплексның барлык объектларының проектлары эшләнеп беткән, диде Роман Шәйхетдинов. Соңыннан ул Иннополис Университеты проекты турында мәгълүмат бирде.

Шулай ук киңәшмәдә Иннополис халкы өчен күпкатлы торак һәм социаль инфраструктура, компания-инвесторлар хисабына коммерцияле торак төзелеше мәсьәләләре сөйләшенде.

Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга төзелешкә һәм алдагы үсешкә кирәк булган чыгымнарны исәпкә алып, барлык объектларны инженер инфраструктурасы, автомобиль юлы инфраструктурасы һ.б. белән тәэмин итү кебек мәсьәләләрне уйлап бетерергә һәм төркемнәргә тупларга йөкләде.

“Иннополис” проектын тормышка ашыруга бәйле киңәшмәләр атна саен уздырылыр, дип планлаштрыла.
Шулай ук Роман Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, “Иннополис”ның төп урамын Университет урамы дип атау тәкъдиме бар. ТР Президенты моны хуплаган.