Татарстан нефтьчеләре май аенда 2,75 миллион тонна нефть чыгарган

Шул исәптән “Татнефть” ААҖ 2,194 миллион тонна нефть тапкан
(Әлмәт, 8 июнь, “Татар–информ”). Татарстанның нефть компанияләре агымдагы елның май аенда – 2759,344 мең, 5 ай эчендә 13386,58 мең тонна нефть чыгарган. Шул исәптән “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте майда – 2194,338 мең, 5 айда 10665,295 мең тонна нефть чыгарган, шуның 1,7 проценты – планнан тыш. Компания тарафыннан 10695,39 мең тонна нефть тапшырылган, шуның 477,7 мең тоннасы – планнан тыш.
2009 елның 5 аенда “ТНГ–Ленбурнефть” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең эшен исәпкә алып, 252 мең метр җир борауланган: шуның 227 мең метры – “Татнефть” ААҖ өчен. Шул исәптән эксплуатация максатыннан – 209 мең, разведка ясау максатыннан 18 мең метр җир борауланган; “Татнефть” ААҖнең бүлендек предприятиеләре өчен – 14 мең метр (эксплуатация максатыннан – 4, разведка ясау максатыннан – 10 мең тонна); уртак предприятиеләр һәм бәйсез нефть компанияләре өчен – 11 мең метр (8 һәм 3 мең). Заказчыларга 142 скважина төзеп тапшырылган: “Татнефть” ААҖ өчен – 122, шул исәптән эксплуатация максатыннан – 114, разведка ясау максатыннан – 8; бүлендек предприятиеләр өчен – 3 (2 һәм 1); уртак предприятиеләр һәм бәйсез нефть компанияләре өчен 17 (11 һәм 6) скважина.
“Бораулау” ҖЧҖ скважиналарны традицион бораулау буенча 39 бригада белән эшләгән. 235 мең метр җир борауланган, 134 скважина тапшырылган. Моннан тыш, бер бораулау бригадасы “Баулынефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе өчен депрессив скважиналар төзегән. Самара өлкәсе территориясендә 7 бораулау бригадасы эшләгән. Татарстаннан читтә – 17 мең метр, горизонталь һәм күп забойлы скважиналарда 38,3 метр җир борауланган. Бер бораулау бригадасы 5 ай эчендә 6019 метр җир бораулаган.
“ТНГ–Ленбурнефть” ҖЧҖ скважиналарны традицион бораулау буенча 4 бригада белән эшләгән. 5 ай эчендә 17,1 мең метр җир борауланган, шул исәптән “Татнефть” ААҖ өчен – 13 мең метр, “Лениногорскнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе өчен 6 скважина тапшырылган. Бер бораулау бригадасы Красноярск краенда “Красноярскгазпром” ААҖ, икесе “Лениногорскнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе, тагын берсе Оренбург өлкәсендә “БайТекс” өчен скважина бораулый.