Корея Республикасының Россиядәге илчесе «Алабуга» МИЗнда булды

Игорь Носов кунакларга «Алабуга» махсус икътисади зонасының инвестиция потенциалын тәкъдир итте
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Корея Республикасының Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Ли Гю Хен Татарстан Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов озатуында «Алабуга» МИЗнда булды. Бу хакта бүген «Алабуга» МИЗ матбугат хезмәте белдерде.
Шулай ук кунаклар арасында РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Биоинженер технологияләре химик-технология комплексы департаментының химия сәнәгате бүлеге җитәкчесе урынбасары Василий Иванков, Алабуга муниципаль районы башлыгы Илшат Гафуров һ.б. бар иде.
«Алабуга» махсус икътисади зонасы Ли Гю Хенда зур кызыксыну уятты. Махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның ТР буенча җитәкчесе Игорь Носов кунакларга «Алабуга» махсус икътисади зонасының инвестиция потенциалын тәкъдир итте.
Корея Республикасының Россиядәге илчесе резидентларга тәкъдим ителүче салым ташламалары, шулай ук эшлекле инфраструктураларны зур кызыксыну белән билгеләп үтте. Моннан тыш, Ли Гю Хен «Алабуга» махсус икътисади зонасының “Бер тәрәзә” системасын оештыруда уңышлы тәҗрибәсе хакында әйтеп үтте. Ул шулай ук Кореядә гамәлдәге административ режимны камилләштерү һәм шундый система булдыру идеяләре бар, дип уртаклашты.
Корея илчесе белән очрашуда Махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның сәнәгать-җитештерү зонасы идарәсе җитәкчесе Владимир Андриевский сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм Махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча Федераль агентлык исеменнән Корея Республикасы белән хезмәттәшлекне дәвам итүгә әзер булуларын белдерде.
Ли Гю Хен «Алабуга» махсус икътисади зонасы белән танышкач, Алабуга муниципаль районында Сабантуй бәйрәмендә катнашты, Алабуганың мәдәни һәм тарихи истәлекле урыннары белән танышты.
Корея мәгълүмат-мәдәни хезмәте билгеләп үткәнчә, Корея Республикасы һәм Россиянең икътисади мөнәсәбәтләренә килгәндә, алар бер-берсен тулыландыралар. Россиянең нефть һәм энергия запаслары, минераль ресурслары, шулай ук төрле руда булмаган металлары бар, алар сәнәгатьнең яңа тармагы өчен төп чимал булып тора. Корея Республикасы эшкәртү сәнәгатендә, нефть химиясе, мәгълүмати технологияләр үсеше һәм башка тармакларда инфраструктура булдыруда дөньякүләм дәрәҗәдәге көндәшлелеккә ия.
Бүгенге көндә «Алабуга» махсус икътисади зонасы инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә Кореянең сәүдә һәм инвестицияләргә ярдәм итү агентлыгы («КОТРА») белән даими хезмәттәшлек алып бара. Моннан тыш, Корея компанияләре «Алабуга» МИЗнда производстволар ачу белән кызыксына. «Алабуга» махсус икътисади зонасында Көньяк Корея компаниясе «KP Chemical» «Ак Барс Банк» ААҖ белән бергә Россиядә полиэтилентерефталат җитештерү буенча предприятие ачарга ниятләвен белдерде.