Рөстәм Миңнеханов: “Барлык зыянлы предприятиеләр буенча мәгълүматларны хокук саклау органнарына тапшыру зарур”

Рөстәм Миңнеханов: “Барлык зыянлы предприятиеләр буенча мәгълүматларны хокук саклау органнарына тапшыру зарур”

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Булат Сруров). 2007 елда керем салымын мобилизацияләү белән бәйле вәгыять уңаеннан борчылу белдерә: беренче квартал нәтиҗәләре буенча Татарстанда салым салына торган базаның кыскаруы күзәтелә. Бүген ТР Министрлар Кабинетында республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында узган видеоконференция-киңәшмәдә әлеге мәсьәлә күтәрелде.

ТР буенча Федераль салым хезмәте Идарәсе җитәкчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, быелның гыйнвар-март айларында ТРның эре предприятиеләрен исәпкә алмыйча, керем салымын исәпләү өчен база узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 0,7 процентка кимегән. Бер үк вакытта сату рентабельлеге һәм кече, уртакул предприятиеләр эшчәнлеген сыйфатлаучы кабер башка күрсәткечләр түбәнәйгән. Моның сәбәбе – 2007 елдан башлап оешмаларга үз керемнәре күләмен алдагы елларда җыелган югалтулар суммасына киметергә мөмкинлек бирүче закон үзгәрешләре. “Шул уңайдан узган еллардагы югалтуларны нигезсез исәпләүне ачыклау буенча салым органнарының роле арта”, - дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.

ТРның баш салым инспекторы финансчыларны төрле тармакларда керем күрсәткечләренә игътибар итәргә чакырды. Әйтик, 2007 елның беренче кварталында икътисадның банк секторында керем салымы арткан. “Бу республика халкына кредитлар бирүнең киңәюе, кулланучылар ихтыяҗы, сәүдә һәм төзелеш күләме артуга бәйле”, - дип саный М.Шаһиәхмәтов. Аның фикеренчә, банкларның югары рентабельлеге сәүдә һәм төзелеш предприятиеләренең яхшы гына финанс күрсәткечләре булуын дәлилләргә тиеш, әмма аларда 2006 ел нәтиҗәләре буенча 3 миллиард сум күләмендә югалтулар булган. “Әлеге оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге артыннан контрольне көчәйтергә кирәк, чөнки берничә ел дәвамында югалтуларга эшләү эшкуарлык өчен хас булмаган күренеш”, - дип ассызыклады ул.

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаучы белән тулысынча килешүен белдерде. “Муниципаль һәм республика дәрәҗәсендәге компанияләрнең табышлылыгы артыннан игътибар белән күзәтергә кирәк, - дип билгеләп үтте ул. – Безгә зыянлы предприятиеләр кирәк түгел. Безгә яхшы хезмәт хакы түли торган, киләчәк үсеш фондын формалаштыра торган югары нәтиҗәле компанияләр кирәк”. Аның сүзләренә караганда, эш төрле дәрәҗәдәге бюджетларга керем салымнары күчерелмәүдә генә түгел: зыянлы предприятиеләр банкротлыкка потенциаль кандидатлар булып тора. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, керем салымы буенча нульле база аларның менеджерларының намуссыз акча үзләштерүе хакында дәлилләргә мөмкин. “Бу предприятиеләр буенча хокук саклау органнарына мәгълүмат бирү зарур”, - дип ассызыклады Хөкүмәт башлыгы.