“КАМАЗ” җитәкчелеге һәм Курск өлкәсе хакимияте хезмәттәшлек турында килешү төзи

“КАМАЗ” җитәкчелеге һәм Курск өлкәсе хакимияте хезмәттәшлек турында килешү төзи

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Бүген Курск өлкәсе губернаторы Александр Михайлов һәм “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин “КАМАЗ” ААҖ белән Курск өлкәсе хакимияте арасында килешү төзиячәк, дип хәбәр итә “КАМАЗ” ААҖ Мәгълүмат сәясәте департаментының җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге.

Яклар бу документны имзалауга кадәр өч ел вакыт узды. Килешүнең зарурлыгы көн кебек ачык: Курск өлкәсендә “КАМАЗ” ААҖ җитештергән автотехника паркы җитди яңартылуга мохтаҗ, сервис һәм башка инфраструктураны үстерү таләп ителә.

Өлкә хакимияте белән “КАМАЗ”ның уртак эше генә Курск өлкәсенең КАМАЗ техникасын кулланучы предприятиеләренең тотрыклы һәм нәтиҗәле эшен тәэмин итә ала. Килешүдә хезмәттәшлекнең тагын бер юнәлеше беркетелгән – Курскиның югары потенциаллары әлегәчә тиешенчә файдаланылмый торган сәнәгать предприятиеләре белән “КАМАЗ”ның җитештерү кооперациясен үстерү.