ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгында автосәнәгать предприятиеләрендә сыйфат менеджменты системасын камилләштерү ысуллары буенча фикер алышалар

ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгында автосәнәгать предприятиеләрендә сыйфат менеджменты системасын камилләштерү ысуллары буенча фикер алышалар

(Казан, 8 июнь, "Татар-информ"). Бүген ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгында "Предприятиеләрдә - ISO/TS 16949:2002 (FMEA, SPC, MSA, PPAP, APQP QSA) автомобиль стандартлары таләпләренә туры килүче автокомпонентлар белән тәэмин итүчеләрдә сыйфат менеджменты системасын камилләштерү ысуллары» темасына багышланган өйрәтү-гамәли семинар башланды. Семинарның максаты - республиканың сәнәгать предприятиеләрендә һәм оешмаларында ИСО/ТУ 16949:2002 автомобиль стандарты таләпләренә туры килүче сыйфат менеджментының заманча системаларын кертү буенча эшләрне активлаштыруда ярдәм итү.

Семинарны ТР икътисад һәм сәнәгать министрының урынбасары Сергей Мухин ачты. Ул үз чыгышында игътибарны кече һәм урта бизнес предприятиеләре белән уңышлы хезмәттәшлек итүче эре предприятие - Кама автозаводы эшчәнлегенә юнәлтте.