"Ак Барс" банкы Fitch агентлыгының рейтингында күтәрелде

"Ак Барс" банкы Fitch агентлыгының рейтингында күтәрелде

(Казан, 8 июнь, "Татар-информ"). Fitch Ratings Халыкара рейтинг агентлыгы "Ак Барс" банкының рейтингын яңадан күтәрде, озак вакытлы - "В-" дан "В"га һәм милли озак вакытлы рейтинг - "ВВ-(rus)"тан "ВВВ-(rus)"ка кадәр. Шулай ук яклау рейтингы "5"тән "4"кә үзгәртелгән.

Агентлык берьюлы банкның "В" дәрәҗәсендә кыска вакытлы рейтингын һәм "Д" дәрәҗәсендәге индивидуаль рейтингын раслады. Озак вакытлы һәм милли озак вакытлы рейтинглар буенча фаразлар "Тотрыклы" буларак саклана.

"Ак Барс" - республикада халыкара агентлыкның рейтингында булган бердәнбер банк. Рейтингның күтәрелүе нәтиҗәсендә, банк чит ил һәм, шулай ук Россия инвесторларын инвестицион яктан җәлеп итә һәм тотрыклы финанс позициясен раслый.