Якутиядән кайткан вахталап эшләүче татарстанлылар «Ливадия»дә карантинда булачак

Самолеттан төшкәннән соң «Стройтранснефтегаз» хезмәткәрләре төркемен санитар табиблар карады һәм температураларын үлчәде.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Якутиядән Татарстанга «Стройтранснефтегаз» компаниясендә вахта ысулы белән эшләгән 69 кеше кайтты. Кайткан барлык кешеләр «Ливадия» шифаханәсенә 14 көнлек карантинга җибәрелде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Рейс белән Якутиядән бүген 69 кеше кайтты. Аларга санитар табиблар термометрия күзәтүе уздырды. Барысы да «Ливадия» шифаханәсенә ике атналык изоляциягә урнаштырылды. Өстәмә медицина тикшерүе һәм анализлар алу үткәреләчәк. Промыселдан кайткан хезмәткәрләр медицина күзәтүендә булачак», - диде Галимова.

Элегрәк ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына «Стройтранснефтегаз» генераль директоры Иван Сибиревтан вахта ысулы белән эшләүчеләрне кабул итү турында мөрәҗәгать килгән иде. Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны урнаштыру буенча бөтен кирәкле эшне оештырырга кушты.