Россия «Төрек ташкыны» газүткәргеч участогын төзүгә керешкән

Торбалар салуны Allseas компаниясенең Audacia судносы башкара.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Россия «Газпром»ы «Төрек ташкыны» газүткәргеченең диңгез участогы төзелеше башлану хакында игълан итте. Бу хакта Анадолу агентлыгы хәбәр итә.

«Газпром» хәбәрендә әйтелгәнчә, компания Кара диңгез төбеннән уза торган газүткәргеч участогын төзүгә керешкән, эшләр билгеләнгән график буенча бара.

Торбалар салуны Allseas компаниясенең Audacia судносы башкара.

Газүткәргечнең тирән сулы өлешен Pioneering Spirit торба сала торган судно башкарачак.

2016 елның октябрендә имзаланган хөкүмәтара килешү нигезендә, «Төрек ташкыны» проекты кысаларында елга 15,75 миллиард кубометр куәтле газүткәргечнең ике юлын салырга планлаштыралар. Беренче юл белән газны - Төркиягә, икенчесе белән Европага җибәрергә уйлыйлар.