Татарстан белгечләрнең белемен күтәрүдә Ирландия лингвистика үзәге мөмкинлекләрен өйрәнә

Бүген икътисад министры Марат Сафиуллинның әлеге уку йорты Башкарма директоры Мауро Бионди белән очрашуында шундый хезмәттәшлек проекты тикшерелде
(Казан, 8 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татарстанның 25-30 белгече ел саен Ирландиянең әйдәп баручы лингвистика үзәге - The Emerald Cultural Institute институтында һөнәри белемнәрен камилләштерергә мөмкин. ТР икътисад министры Марат Сафиуллинның бүген әлеге уку йорты Башкарма директоры Мауро Бионди белән очрашуында шундый хезмәттәшлек проекты тикшерелде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Ирландиянең бу лингвистика үзәге дөньяның әйдәп баручы 40 уку йорты исемлегенә кергән.

Бүгенге очрашуны, файдалы хезмәттәшлек турында Татарстан белән Ирландия арасындагы диалогның дәвамы дип атарга мөмкин. Бу сөйләшүгә Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Россия-Ирландия бизнес-форумында катнашуы вакытында нигез салынган иде. Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, Татарстан өчен белгечләрне әзерләү, аларның квалификациясен күтәрү буенча дөньяның алдынгы укыту үзәкләре белән эшләү бик мөһим. Бүгенге шартларда булган кадрлар потенциалын саклау, заманның катгый таләпләренә җавап биргән белгечләр, идарәчеләр әзерләү республика өчен өстенлекле юнәлеш булып санала. Икътисад министры фикеренчә, Ирландия лингвистика үзәгенең укыту технологияләрен сынауны, беренчеләрдән булып, безнең техник һәм менеджмент буенча белгечләрдән башлап булыр иде.

ТР Икътисад министрлыгында узган очрашуда шулай ук дәүләт эшлеклеләренең тел күнекмәләрен камилләштерү өчен Ирландия үзәге тәкъдим иткән тел программаларының мөмкинлекләре дә каралган. Мауро Бионди раславынча, мондый программалар күренекле сәясәтчеләрдә һәм җитәкчеләрдә зур уңыш казана. Күптән түгел Италия Президенты Джорджо Наполитано әлеге институтта тел белемнәрен камилләштерү буенча 2 атналык программа узган. Бу юнәлештә Татарстан белгечләре өчен тәкъдимнәр әзерләгәндә аларның тел белү дәрәҗәсе һәм дистанцион укырга мөмкинлекләре булу исәпкә алыначак.

Марат Сафиуллин Ирландиядә безнең белгечләрнең квалификациясен күтәрү буенча бүген каралган тәкъдимнәрнең һәм шартларның республика өчен кызыклы булуын белдерә. Шул ук вакытта ул башка институтларның да мөмкинлекләре җентекләп өйрәнеләчәген кире какмый.