Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумында Татарстан экспозициясе белән танышты

«Казан Экспо» мәйданчыгында пандемиядән соң инвестицияләр базарындагы үзгәрешләр хакында фикер алышалар.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Артур Казанцев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов XV Россия венчур форумында Татарстан экспозициясе белән танышты. Халыкара чарада катнашучылар, «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә җыелып, венчур капиталы базары аналитикасы хакында фикер алыша.

2021 елгы форум коронавируска бәйле чикләүләр йомшартылганнан соң катнашучылар өчен беренче ачык чара булачак. Шулай ук Мәскәү һәм Калифорниядән өстәмә трансляция оештыру да күздә тотыла.

Миңнеханов күргәзмәдә Татарстандагы әйдәп баручы предприятие һәм оешмаларның стендларын карады. Делегация әгъзаларына «Алабуга» махсус икътисади зонасы, Иннополис Университеты, «Химград» технополисы (һ.б.) экспозицияләрен тәкъдим иттеләр.

Форум кысаларында югары технологияле компанияләр өчен махсус чаралар: венчур фондлары һәм акселераторларның әйдәп баручы вәкилләреннән мастер-класслар һәм вебинарлар, йөздән артык венчур инвестор һәм халыкара дәрәҗәдәге экспертлар аудиториясе өчен питч-сессияләр (һ.б.) узачак.