news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татэнергосбыт» былтыр эшчәнлегенең төп күрсәткечләрен яхшырткан

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнергосбыт» АҖ директорлар советы утырышын уздырды.

«Татэнергосбыт» былтыр эшчәнлегенең төп күрсәткечләрен яхшырткан
http://tatarstan.ru/

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнергосбыт» АҖ директорлар советы утырышы узды. Компаниянең 2019 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов доклад ясады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Көн тәртибенә сигез мәсьәлә чыгарылды. Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды.

Рифнур Сөләйманов сүзләренчә, компания 2018 ел белән чагыштырганда эшчәнлегенең төп күрсәткечләрен яхшырткан. Сатудан 606 млн сум табыш алынган.

Директорлар советы әгъзалары тарафыннан компания ихтыяҗлары өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу һәм хезмәткәрләр һәм эшләмәүче пенсионерларны социаль яклау турында карар каралды һәм расланды.

Алга таба «2021-2023 елларга электрэнергиясен исәпкә алучы интеллектуаль системаны гамәлгә кертү буенча „Татэнергосбыт“ АҖнең инвестицион программасын хуплау турында» доклад каралды. Тәкъдим ителгән материалларны карап, директорлар советы әгъзалары бертавыштан инвестицион программаны хупладылар.

Аннары утырышта катнашучылар «Татэнергосбыт» АҖнең 2019 ел өчен отчетын расладылар, шулай ук Директорлар советы составына һәм Җәмгыятьнең Ревизия комиссиясе составына кандидатлар турында тәкъдимне карадылар.

Утырыш тәмамланганда энергетиклар РФ территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча кабул ителгән чараларга бәйле республикада электр энергиясен куллану һәм сату буенча фаразларны җиткерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100