«КАМАЗ» ААҖ Вьетнамда автомобильләр җыю буенча куәтен арттырырга планлаштыра

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, Вьетнамга эш визиты кысаларында, Хөкүмәт башлыгы Нгуен Тан Зунг белән сөйләшүләр алып барды

 (Чаллы, 8 апрель, «Татар-информ»). «КАМАЗ» ААҖ Вьетнамда автомобильләр җыю буенча куәтен арттыру мөмкинлеген карый, дип яза «Коммерсантъ».

Искәртеп узабыз:  РФ Хөкүмәте делегациясенең Вьетнамга эш сәфәре кысаларында, Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәт башлыгы Нгуен Тан Зунг белән сөйләшүләр алып барды. Яклар 17 инвестицион проект турында килеште, шул исәптә  Вьетнамда Россия автомобильләрен җыю проекты да бар. “КАМАЗ” компаниясе бу мөмкинлектән файдаланырга тели.

2014 елда Вьетнамда автобазарның 43 процентка үсеш алуын билгеләп үтәргә кирәк. “КАМАЗ”ның 2006 елдан бирле Вьетнамда 1000 машина чыгару куәтенә ия эре узеллы комплектлар җыю буенча заводы бар, әмма 2014 елда илдә бары тик 150 йөк машинасы гына сатылган, күп өлеше әзер продукция буларак читтән кертелгән. Мондый күрсәткечләр булганда, Вьетнамда машина җыю керемле түгел. Моннан тыш, хәзер Азия илләрендә әзер продукциягә һәм машина комплектларына пошлиналар югары, кайбер автомобиль категорияләре буенча 70 процентка кадәр җитә. Бу Вьетнамга җибәрү өчен төп каршылык булырга мөмкин.

«КАМАЗ» ААҖ – Россиянең йөк машиналары җитештерү буенча эре предприятиесе. Аның Россия, БДБ һәм ерак чит илләрдә 150 дән артык оешмасы, шул исәптә 12 эре заводы бар. Аның Вьетнам, Иран, Һиндстан, Казакъстан, Пакъстанда җыю предприятиеләре бар, хезмәткәрләре саны 59 меңнән артык.