Екатеринбургта торак ике тапкырга артык тапшырылган

Шәһәрнең стратегик үсеш планына ярашлы, шәһәр хөкүмәте аз катлы йортларны күбрәк төзү сәясәтен алып бара

(Екатеринбург, 8 апрель, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). 2011 ел беренче квартал йомгаклары буенча, Екатеринбургта торак йортларны эксплутациягә тапшыру, үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, 88 процентка арткан.
Капиталь төзелеш һәм җирне куллану сораулары буенча Екатеринбург шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары Владимир Крицкий әйтүенә караганда, 2011 ел башыннан гомум мәйданы 150,8 мең квадрат метр булган 226 йорт файдалануга тапшырылган. Үткән елның шушы чор күрсәткечләре исә 80,2 мең квадрат метр тәшкил иткән.
Екатеринбург шәһәренең стратегик үсеш планына ярашлы, шәһәр хөкүмәте аз катлы йортларны күбрәк төзү сәясәтен алып бара. Шулай итеп, быел тапшырылган 226 йортның 216сы - шәхси һәм аз катлы.
Моннан тыш, 2011 ел беренче квартал йомгаклары буенча, Екатеринбург төзүчәлере күчемсез юнәлештәге 117,8 мең квадрат метр мәйданлы 101 объект тапшырды.
Владимир Крицкий биргән мәгълүматларга караганда, РФ төбәк үсеше министрлыгы йомгаклау Коллегиясендә Светлореченск поселкы төзелеше буенча шәһәр администрациясе социаль проекты уникаль дип табыла. Төзүчеләр зур йортларның капларын төзеп бетереп, фасад һәм фатирларны бизәкләү эшенә керешкән. Объектларга газ, су, электр энергиясе бирелгән, су үткәрелгән.