2010 елда Татарстанда кошчылык сәнәгате үскән

Узган ел Татарстанда 826 миллион данә йомырка һәм 116 мең тонна ит җитештерелгән

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). 2010 елда Татарстанда 826 миллион данә йомырка һәм 116 мең тонна ит җитештерелгән. Бу 2009 елда чыгарылган күләмгә бу 115 һәм 108 процентны тәшкил итә. Бу турыда “Татар-информ”га “Татарстан кошчылык сәнәгате” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Марс Алиев хәбәр итте.
Ел дәвамында республикада 1,5 мең тонна күркә ите сатылган. Бу 2009 елдагы күләмгә 150 процентны тәшкил итә. “Юбилейная” кошлар фабрикасы”” ААҖдә йомырканың 60 проценты чыгарылган. “Чаллы-бройлер” җәмгыяте шул ук күләмдә кош итен сатуга чыгарган.