Татарстандагы министрлыклар, муниципалитетлар эшчәнлеге 326 индикатор буенча бәяләнәчәк

Тормыш дәрәҗәсен билгеләүче 12 төп индикатор республикадагы барлык башкарма хакимият органнары эшчәнлегендә исәпкә алыначак
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Билгеле булганча, Татарстанда 1999 елдан гамәлгә кергән индикатив идарә системасы республикада социаль иминлек дәрәҗәсен ачыклау, шәһәр, районнарда, аерым министрлыклар буенча планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүне контрольгә тоту өчен кулланыла. Бу системаның максаты – республикада башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген ачык итү, аларның бер-берсе белән хәбәрләшеп эшләвен тәэмин итү. Боларның барысы да бер максатка–Татарстанны (аның предприятиеләрен, территорияләрен, аларда яшәүче гражданнарны) икътисади яктан нык тәэмин ителгән дәрәҗәгә җиткерү. Шул яктан караганда республикада индикатив идарә икътисадны дәүләт тарафыннан көйләүнең төп ысулы булып санала. Индикатив идарә системасы халыкның яшәү дәрәҗәсен, республикада икътисад һәм социаль өлкәнең торышын, район һәм шәһәрләр үсешен, министрлыклар эшчәнлеген сан һәм сыйфат ягыннан чагылдыручы индикаторларны чагыштыруга корылган.
Моңа кадәр министрлыклар, муниципалитетлар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген ачучы индикаторлар саны 423 кә җиткән булса, хәзер үзгәрешләрдән соң 326 га калдырылган. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта икътисад министры Марат Сафиуллин сөйләде. 2008-2010 елларга индикаторларны әзерләү буенча төп җаваплылык ТР Икътисад министрлыгына йөкләнгән иде. Узган елның декабрь азагында республиканың барлык муниципалитетлары, министрлыклары өчен 2008 елга бу күрсәткечләр расланып беткән. 2008 ел индикаторлары гамәлдәгеләрен анализлап, яңаларын өстәү шартларында эшләнгән. Шуларның 122 се республиканың үз эчендәге күрсәткечләр. «Быел без индикаторлар санын, составын гына түгел, аның структурасын да үзгәрттек. Әгәр элекке елларда аларны башлыча министрлыклар үзләре тәкъдим иткән булса, хәзер алар нигезенә социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре салынды», – ди икътисад министры.
Марат Сафиуллин аңлатуынча, министрлыклар эшчәнлеген бәяләүдә индикаторлар төп 4 төркемгә бүлеп карала: тормыш сыйфатын билгеләүче, министрлыкның федераль һәм дәүләт хакимияте органнары белән хәбәрләшеп эшләве, министрлыкларның үзләренә беркетелгән вәкаләтләре буенча нәтиҗәле эшчәнлеге һәм башкарма хакимият органнарында коррупция белән бәйле хәлнең торышы. Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары эшчәнлеген бәяләүче индикаторлар 3 төркемгә бүленә: тормыш сыйфаты, дәүләт тарафыннан бирелгән вәкаләтләрне нәтиҗәле үтәү, министрлыклар белән төзелгән килешүләр нигезендә тармаклар буенча нәтиҗәле эшләү. Бу индикаторларга ирешү республикада халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәргә тиеш.
Марат Сафиуллин үз чыгышында 2008 ел өчен күрсәткечләр структурасының эчтәлек ягыннан үзгәрүен билгеләп узды. Белем бирүнең, торак-коммуналь хуҗалыкның, мәдәният өлкәсе, транспорт инфраструктурасының торышын, физкультура-спортның үсешен, мәгълүматлаштыру дәрәҗәсен билгеләүче аерым күрсәткечләр барлыкка килгән. Тормыш дәрәҗәсен билгеләүче 12 төп күрсәткеч исә барлык министрлык-ведомстволар, муниципаль районнар өчен уртак характерда. Алар 35 гомуми күрсәткеч аша ачылырга тиеш. Шунысы игътибарга лаек, хәзер тармакны финанслау, андагы хезмәт хакы күләме һәр министрлык өчен төп күрсәткечләрнең берсе итеп күрсәтелә.
Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы эшчәнлеген бәяләү, мәсәлән, төп 4 юнәлешкә нигезләнә: акча керемнәре, минималь куллану бюджеты, эшсезлек дәрәҗәсе, халыкның минималь куллану бюджетыннан күбрәк керем алучы өлеше. Сәламәтлек саклау министрлыгы буенча, элегрәк барлык күрсәткечләр авыруны дәвалау чыгымнарына бәйле булса, хәзер караш үзгәргән. «Уртак тырышлык белән чын мәгънәсендә сәламәтлек саклауга нигезләнгән икътисадны формалаштыру кирәк. Ул халыкның артуына, кимүенә, тармакны финанслауга бәйле булачак», – ди икътисад министры.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы эшчәнлеген бәяләүдә федераль органнар тарафыннан яңа индикатор кертелгән – системалы рәвештә спорт, физкультура белән шөгыльләнүче халык саны. Ул социологик сораштырулар үткәрү аша күзәтеп барылачак. Мәдәният министрлыгына килгәндә, аның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге формаль индикаторлардан тыш, мәдәни чараларда катнашучы халык саны буенча да бәяләнәчәк. Мәгариф һәм фән министрлыгы эшчәнлеген бәяләү күрсәткечләре структурасына да киләсе елда үзгәрешләр кертелә. Биредә белем бирүнең сыйфатын бәяләүче төп күрсәткеч буларак Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре алына. Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча, мәсәлән, нормативка җавап бирмәгән автомобиль юлларының өлеше, транспорт маршрутларының үсеш дәрәҗәсе төп күрсәткечләр сафына чыга.
Марат Сафиуллин ассызыклаганча, бу индикаторлар Хөкүмәткә алга куйган максатларына ирешеп, уңай үзгәрешләр динамикасын күзәтеп барырга ярдәм итәргә тиеш. «Элегрәк елларда индикаторлар статистик характерда иде. Министрлыклар, муниципалитетлар өчен аны үтәүдә кызыксындыру чаралары күрелмәде, үтәмәүчеләр дә җәзасыз кала иде. Быелдан башлап индикаторларның үтәлешенә финанс нәтиҗәлелеге кертелде. Бу күрсәткечләрне үти алмаучылар бурычларын хәл итүгә казнадан өстәмә финанс ярдәме алмаячак. Ә менә намуслы үтәүчеләр өчен өстәмә финанс ярдәме карала», – ди икътисад министры. Марат Сафиуллин аңлатуынча, быелдан башлап алар өчен индикаторлар үтәлеше саннарны контрольдә тотудан гына гыйбарәт түгел, ә нәтиҗәләр өчен хисап бирү характерын алачак.
Һәр министрлык, муниципалитет эшчәнлеген бәяләүче индикаторлар турында тулы мәгълүмат ТР Икътисад министрылыгы порталында урын алачак.