news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин киләсе өч елга Россия бюджетын раслады

Киләсе елда ил бюджеты керемнәре 25,021 трлн сум тәшкил итәчәк, чыгымнар — 23,694 трлн сум.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына Россия бюджетын раслады. Бу федераль законга дәүләт башлыгы бүген имза куйды. Документ интернет-мәгълүматның рәсми порталында чыкты.

Киләсе елда ил бюджеты керемнәре 25,021 трлн сум тәшкил итәчәк, чыгымнар — 23,694 трлн сум. 2023 елда керемнәр һәм чыгымнар буенча бюджет 25,540 трлн һәм 25,241 трлн сум күләмендә формалаштырылган. Киләсе ике елда федераль бюджет профицитлы булачак. 2024 елга ил бюджеты чыгымнары 25,831 трлн сум күләмендә планлаштырылган, чыгымнар — 26,354 трлн сум.

Аннан соңгы өч елда илкүләм проектларны финанслау дәвам итәчәк. 2022 ел бюджетында аларны гамәлгә ашыруга 2,74 трлн сум каралган, 2023 елда — 2,88 трлн сум, 2024 елда — 2,98 трлн сум.

Бер көн алданрак Россия Президенты Россия Пенсия фонды һәм Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетларын якындагы өч елга раслады. Шулай ук дәүләт башлыгы 2022 елның 1 гыйнварыннан хезмәт хакының минималь күләмен арттыру турындагы законга имза куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100