Россиядә азык-төлеккә бәяләр кинәт артмаячак

Сезонлы продуктларга гына бәя арту күзәтелә, диде министр урынбасары.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы илдә азык-төлеккә бәянең кисәк артуына шартлар күрми.

«Бүген бәяләрнең кисәк кенә артуына бернинди дә шартлар күрмибез. Әйе, кыяр-помидорларга бәя арта, ләкин алар сезонлы ризык», — диде Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов.

«Ачык туфракта үскән яшелчәләр беткәч, җитештерүчеләр кыяр-помидорларны теплицада, ябык грунтта үстерә башлый. Анда, әлбәттә, чыгымнар күбрәк, шуңа күрә кибеттәге бәяләре дә югарырак була. Сезон башлангач, кабат бәя төшәчәк, бу ел саен кабатлана», — диде ул.

«Калган продуктлар буенча җитештерүчеләр челтәрләргә, ритейлларга бәяләр артачагы турында мәгълүмат бирә башлагач, без Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән элемтәгә чыгабыз. Бергәләп моның ни өчен шулай булуын, моңа нинди шартлар булуын, нәрсә тәэсир итүен ачыклый башлыйбыз», — дип йомгаклады министр.