Рөстәм Миңнеханов X Петербург халыкара газ форумында күргәзмә белән танышты

Форумда Татарстанны 16 предприятие тәкъдим итә.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов X Петербург халыкара газ форумында (ул 5-8 октябрьдә уза) катнашу өчен Санкт-Петербургка килде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов күргәзмә экспозицияләре белән танышты. Биредә Татарстанны 16 предприятие тәкъдим итә, алар арасында «Газпром Трансгаз Казан» ҖЧҖ, «Виконт» ҖЧҖ (пластмасса һәм пыяладан ясалган эшләнмәләр), «Реал» ҖЧҖ (төзелеш материаллары), «АИР ГАЗ» ҖЧҖ (газ җиһазлары), «КАМАЗ» ГАҖ (авто, махсус техника), «Раритэк Холдинг» АҖ (газга көйләнгән автомобильләр), Казан моторлар төзү берләшмәсе, КНИТУ-КХТИ һ.б. бар.

Күргәзмә белән танышу «Газпром» акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы рәисе Виктор Зубков катнашында уза.