«Чаллы» социаль-икътисади үсеш территориясенең дүрт резиденты җитештерүне киңәйтәчәк

Татарстан Хөкүмәте аларның проектларын хуплады.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Чаллының биш компаниясе республика Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узган өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе заявкаларын карау комиссиясе утырышында үз проектларын тәкъдим итте. Бу хакта Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе хәбәр итә.

«Чаллы» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясенең дүрт резиденты Татарстан Хөкүмәте тарафыннан хупланды.