Согуд Гарәбстаны Россиягә карата санкцияләрне бетерергә чакыра

Озакламый халыкара җәмгыять Россиягә карата санкцияләрне бетерү турында килешергә мөмкин.

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Согуд Гарәбстаны Россиягә карата санкцияләрне бетерергә чакыра. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә. Озакламый халыкара җәмгыять Россиягә карата санкцияләрне бетерү турында килешергә мөмкин, дип белдергән Согуд Гарәбстанының чит ил эшләре буенча министры Адел ибн Әхмәд әл-Джубәйр. 

Сәясәтче сүзләре буенча, Эр-Рияд Россия белән инвестицияле хезмәттәшлекне җайга салып, халыкара хокукларны бозмый. "Без Россия белән дустанә ил белән эшләгән кебек хезмәттәшлектә. Без, билгеле, халыкара хокукларны хөрмәт итәбез һәм безнең Россиягә керткән инвестицияләр аны боза дип уйламыйбыз. Халыкара җәмгыятьтә сөйләшеп, әлеге санкцияләрне бетерү мөмкинлеге турында килешергә була”, – дип шәрехләгән Адел ибн Әхмәд әл-Джубәйрне Россия24 телевизион каналы.

Россиягә Согуд Гарәбстаны короле Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согудның 5 октябрьдә башланган беренче эш сәфәрендә берничә инвестиция килешүләре имзаланды. “Хәзерге вакытта Россиянең төрле икътисади секторларында 25ләп проект карала”, – дип белдергән Россия энергетика министры Александр Новак.