Сентябрь аенда Татарстанда куллану бәяләре индексы 0,3 процентка үскән

Бер ай эчендә азык-төлек товарларына һәм түләүле хезмәткә бәяләр 0,3 процентка, башка төр товар бәяләре 0,4 процентка арткан
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның сентябрендә, август белән чагыштырганда, Татарстанда куллану бәяләре индексы 100,3 процент тәшкил иткән. Бер ай эчендә азык-төлек товарларына һәм түләүле хезмәткә бәяләр 0,3 процентка күтәрелгән, дип хәбәр итә Татарстанстат. Башка төр товар бәяләре 0,4 процентка арткан.
2008 елның сентябрендәге куллану бәяләре индексының узган елның декабре белән чагыштырганда 8,9 процентка үсүе мәгълүм.