news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хезмәт индексы буенча лидерлар арасына кергән

Республика илнең 85 төбәге арасында 6нчы урынны яулаган.

Татарстан хезмәт индексы буенча лидерлар арасына кергән
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Россия төбәкләре арасында хезмәт индексы рейтингында алтынчы позицияне биләгән – республика мөмкин булган 100 баллдан 72,7 балл туплаган. 2019 ел өчен Росстат мәгълүматлары буенча РИА Новости агентлыгы үткәргән тикшеренүдә шул хакта сүз бара.

Рейтингны төзегәндә аналитиклар хезмәт хакын, хезмәт шартларын, мәшгульлекне һ.б. күрсәткечләрне исәпкә алган. Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербург иң яхшы күрсәткечләргә (80 пункттан артык) ирешсә, Карачай-Черкас Республикасы һәм Төньяк Осетия рейтингның иң түбән баскычында урнашкан.

Тикшеренү авторлары билгеләп үткәнчә, 2020 елда хезмәт базары коронакризистан зыян күрде, димәк, төбәкләрнең индексы үзгәрергә дә мөмкин. «2020 ел нәтиҗәләре буенча хезмәт базарындагы вазгыятьне бәяли торган күрсәткечләрнең начараячагы көн кебек ачык. Бу төбәк дәрәҗәсендә дә чагылыш табачак», - дип искәртте алар.

Элегрәк билгеле булганча, 2020 ел башыннан алып Татарстанда эшсезләр саны алты тапкыр арткан, ә эш эзләүче кешеләр исәбе вакансияләр саныннан ике мәртәбә узып китә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100