Нефть һәм газ химиясенең ышанычлы базасы: Миңнеханов Түбән Камада газүткәргеч ачты

Газүткәргеч яңа этилен комплексы һәм пар-газ энергия җайланмасы эшчәнлеге, шулай ук метанол һәм техник углерод җитештерү өчен кирәк.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Түбән Камада Алабуга - «Түбән Кама Нефтехим» магистраль газүткәргече ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин, «ТАИФ» АҖ һәм «Татнефтепроводстрой» ААҖ вәкилләре катнашты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Алабугадан «Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыятенә кадәр сузылган яңа газүткәргеч ел саен 4 миллиард кубометр күләмендә табигый газ җибәрүгә исәпләнгән. Ул Түбән Кама сәнәгать узелы предприятиеләрен ике бәйсез магистраль газүткәргечтән газ белән тәэмин итүне оештырырга мөмкинлек бирәчәк.

Югары басымлы яңа газүткәргеч 17 ай эчендә төзелгән. Аның озынлыгы – 30 чакрым, торбаларының диаметры 1,2 метр тәшкил итә. Проектны гамәлгә ашыру бәясе – 4,3 миллиард сум.

Газүткәргечнең Кама, Криуш һәм Танай елгалары аша су асты участокларын төзегән вакытта экосистеманы саклауга зур игътибар бирелгән. Эш барышында торбаүткәргечне траншеясыз ысул белән төзүдә заманча технологияләр кулланылган.