Казанга «Газпром» идарәсе рәисе Алексей Миллер килде

«Казан» халыкара аэропортында «Газпром» башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ» ). Бүген Казанга «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер эш сәфәренә килде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Казан» халыкара аэропортында «Газпром» башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков һәм башкалар каршы алды.

Алексей Миллер Татарстан башкаласында вакытта «Газпром» ГАҖ белән Татарстан Республикасы сәнәгать комплексы арасында хезмәттәшлек буенча «юл картасы» имзаланачак дип көтелә.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның Алексей Миллер белән Казан Кремлендә очрашуы, башка чаралар планлаштырыла.