Рөстәм Миңнеханов Казахстанның нефть башкаласына икътисади форумга чакырылды

Казахстанның Арытау өлкәсе акимының беренче урынбасары Гусар Дүсембаев Россиянең Казахстан өчен төп икътисади партнеры булуын искәртте

 (Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге территориясендә бүген Татарстан нефть, газ, химия форумы эшли башланды.

“Ел саен сентябрьдә биредә очрашып, нефть, газ, химия тармагының әһәмиятле мәсьәләләре буенча фикер алышу безнең гадәткә әйләнде. Быел форум Татарстан һәм тулаем Россиядә нефть, газ тармагын үстерүгә күп эш башкарган Валентин Шашинның тууына 100 ел тулуга багышлана”, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форумга килгәннәрне сәламләү чыгышында.

“Сезнең барыгызны да шушы истәлекле һәм мөһим вакыйга белән котларга рөхсәт итегез”, - дип, сәламләүләргә кушылды Төркмәнстанның икътисад һәм үсеш министры Батыр Базаров.

Казахстанның Арытау өлкәсе акимының беренче урынбасары Гусар Дүсембаев Россиянең Казахстан өчен төп икътисади партнеры булуын искәртте. Арытау өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелгән. Һәм шушы мөнәсәбәтләрнең киңәюе белән ике як та кызыксына.

“Нефть, газ, химия өлкәсе теләсә кайсы дәүләтнең икътисады үсешендә төп тармакларның берсе булып тора. Ә мондый форумнар уңышлы гына тәҗрибә алмашу, технологияләрдәге яңалыклар турында мәгълүмат алу, яңа элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге бирә”, - дип басым ясап әйтте ул. Форсаттан файдаланып, Рөстәм Миңнехановны һәм Татарстан бизнесын Арытауда 30 сентябрьдә булачак икътисади форумга чакырды.

“Бу ел вакыйгаларга бай булды. Валентин Шашинның тууына 100 ел тулуны без Россия нефть сәнәгатенә 150 ел тулган вакытта билгеләп үтәбез. Һәм Татарстан Республикасы – бу тармакта илнең әйдәп баручы төбәкләренең берсе. Бу өлкәдә күп кенә технологик яңалыкларның нигезе - Татарстаннан. Шулай булды һәм шулай кала бирә”, - дип, басым ясап әйтте Россия Нефть, газ сәнәгате берлеге президенты Геннадий Шмаль.

“Бу форумга катнашырга чакыруыгыз өчен рәхмәт. “Yokogawa Electric Corporation” компаниясе Россия белән инде күптән хезмәттәшлек итә. Без Татарстан предприятиеләрендә процессларны автоматлаштыру буенча эшләр башкарабыз һәм дәвам иттерәбез. Бу форум бик югары дәрәҗәдә оештырылган. Бу күргәзмәнең Татарстан Республикасының яңа проектларына һәм аның производстволарын үстерүгә старт бирүен телим”, - диде “Yokogawa Electric Corporation” компаниясе президенты Такаши Нишиджим. Сүз уңаеннан билгеләп үтик: бүген көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Такаши Нишиджима әфәнде белән очрашуы планлаштырылган.

“Мессина Дюссельдорф” компаниясе директоры урынбасары Томас Франкен игътибарны юнәлтеп, Татарстан форумына кызыксыну елдан-ел арта гына, диде. Бу юлы анда катнашучыларның барысы да “Казан ярминкәсе”нең стационар мәйданчыкларына сыеша алмады һәм, вакытлыча куелган павильоннар хисабына, күргәзмә мәйданы 20 процентка арттырылды. “Татарстанның сәнәгатьне үстерүгә һәм яңа технологияләргә генә күпләп инвестицияләр кертеп калмастан, кадрлар әзерләүне дә күз уңыннан ычкындырмавын күрми мөмкин түгел, - дип басым ясап әйтте ул. - WorldSkills хәрәкәтен үстерү – ул икътисадның киләчәгенә өлеш кертү”, - диде. Пластмассалар һәм каучуклар форумында Татарстан делегациясе дә әйбәт итеп карыш алыначак, Томас Франкен үзе һәм аның командасы Казанда каршы алынганнан ким булмаячак, дип вәгъдәләде. Ә Татарстан форумында катнашучыларга уңышлы элемтәләр һәм яңа контрактлар теләде.

Аннары Татарстан Президенты һәм аны озата баручылар экспозицияне карап әйләнергә юнәлде. Беренче эш итеп “Татнефть” һәм “Тагрес” стендларын күздән кичерделәр. Хәзерге вакытта “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә форумның пленар утырыша башлана.