news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда электр энергиясе һәм су белән тәэмин итүчеләрнең кереме кимегән

Сәбәбе — кайбер предприятиеләрдә эш тукталып тору белән бәйле.

Татарстанда электр энергиясе һәм су белән тәэмин итүчеләрнең кереме кимегән
"Татар-информ" архивы

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Коронавирус вакытында Татарстанда электр энергиясе һәм су белән тәэмин итүчеләр табышның кимүен белдергән. Бу хакта Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте Йортында коммуналь хезмәтләргә тарифларны үзгәртү мәсьәләсенә багышланган брифингта сөйләде.

«Энергия чыганакларын куллану күләмен киметү проблемасы бар. Беренче чиратта, ул электр энергиясе һәм су белән бәйле. Әлеге мәсьәләне без аерым карарбыз. Тәэмин итүчеләрнең табышларын югалту күрсәткечен ел ахырына кадәр төгәл билгеләргә мөмкин булачак. Компенсация чаралары киләсе елда каралачак», — диде Алексей Фролов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100