Узган атнада Казанда мотор ягулыгы бәясе үзгәрмәде

Казанда сатылучы дизель ягулыгы Идел буенда иң арзанлысы булып кала

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Соңгы бер атнада Татарстан башкаласында мотор ягулыгы бәясе үзгәреш кичермәде. Бу атна башына булган мәгълүматларга караганда, Казанда А-76 лы бензинның уртача бәясе 19 сум 92 тиен, АИ-93,92 ле маркалы ягулыкның-21 сум 24 тиен, АИ-95 ле бензинның литры -23 сум 29 тиен тора. Дизель ягулыгы бәясе дә 18 сум 3 тиен дәрәҗәсендә сакланып калган.
Идел буе федераль округында иң кыйммәтле автомобиль ягулыгы Йошкар-Ола,Түбән Новгород һәм Уфа шәһәрләрендә сатыла. Мари Эл башкаласында А-76 лы бензинның литры уртача 20 сум 46 тиеннән сатыла. Түбән Новгородта АИ-93,92 ле бензинның литры 22 сум 83 тиенгә, АИ-95 ле бензинныкы-24 сум 83 тиенгә җитә. Башкортстан башкаласында исә -иң кыйммәтле дизель ягулыгы. Биредә аның литры уртача 19 сум 30 тиен дәрәҗәсендә теркәлгән.
Ә Казанда сатылучы дизель ягулыгы Идел буенда иң арзанлысы булып кала. Округта иң арзанлы бензин –Оренбургта. Биредә бензин маркасына карап 18 сум 41 тиеннән 22 сум 99 тиенгә кадәр тора.