2030 елда Россиядә атом энергиясенең өлеше 20-25 процентка артачак

Ә бу үз чиратында парник газлары чыгуны 10-15 процентка киметәчәк, дип билгеләп үтте “Росатом” дәүләт корпорациясе җитәкчесе.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). 2030 елда Россиядә атом энергиясенең өлеше хәзерге 16 проценттан 20-25 процентка кадәр артачак, нәтиҗәдә парник газлары чыгуны 10-15 процентка киметәчәк.
ПРАЙМ-ТАСС хәбәр иткәнчә, бу хакта “Росатом” дәүләт корпорация җитәкчесе Сергей Кириенконың бүген "Frankfurter Algemeine Zeitung"да басылган мәкаләсендә сүз бара.
“2030 елда Россиядә атом энергиясенең өлеше 16 проценттан 20-25 процентка кадәр артачак. Ә бу үз чиратында, парник газлары бүленеп чыгу яңа атом объектлары төзү хисабына 10-15 процентка кимиячәген аңлата. Бу программаны гамәлгә ашыруга акча бүлеп бирелгән инде”, - диде Сергей Кириенко.