Петербургта Халыкара икътисад форумы ачыла

Аның эшендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.
(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Санкт-Петербургта XII Халыкара икътисади форумның рәсми ачылышы башлана. Васильево утравындагы “Ленэкспо” күргәзмәләр комплексы 8 меңнән артык кешене сыйдырырга җыена.
Форумның бүгенге программасында – Россия Президенты Дмитрий Медведевның илнең икътисади мәнфәгатьләре һәм глобаль идарә институтлары турындагы чыгышы. Бүген шулай ук пленар утырышлар, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр узачак. Эре контрактлар имзалау да күздә тотыла. Бүген Халыкара мәсьәләләр күтәреләчәк, Россия программасы якшәмбегә калдырылган.
Форум эшендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнаша. Россия төбәкләре җитәкчеләре исәбендә ул форумның тантаналы ачылышында һәм пленар утырышта да катнашыр дип көтелә.
Көн азагында Минтимер Шәймиев “Северсталь-авто” (“Соллерс”) һәм “Фиат Групп” компанияләре арасында автомобильләр һәм двигательләр җитештерү буенча уртак предприятиеләр төзү буенча документларны имзалау тантанасында катнашачак.
Икътисади форумның беренче чаралары кичә узды. Петербургка өзлексез рәвештә бөтен дөньядан сәясәтчеләр һәм икътисадчылар агылды.