Агымдагы елның 5 аенда республика бюджетына 30 миллион сумга якын акча килгән

Агымдагы елның 5 аенда республика бюджетына 30 миллион сумга якын акча килгән

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). 2007 елның 5 аенда республиканың консолидацияләнгән бюджетына фондлар һәм федераль средстволарны исәпкә алып 37,1 миллиард сум мобилизацияләнгән. Шулардан ТР бюджетына барлык чыганаклардан – 29,8 миллиард, җирле бюджетка 7,3 миллиард сум акча килгән. Шул исәптән федераль бюджеттан 3,6 миллиард сум алынган. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шунысын да искәртик, узган елның шул чоры белән чагыштырганда җирле бюджетларга керемнәр килү 46 процентка арткан. Моның төп чыганакларыннан берсе – җир салымы. Шуның белән бергә, барлык муниципалитетлар да җир кишәрлекләре буенча элекке базаның дөреслеген тикшерүгә җаваплы карамый. 2007 елның 1 июненә җир кишәрлекләре буенча 743,6 мең мәгълүмат идентификацияләнгән. Бу – Россия күчемсез милек идарәсеннән алынган мәгълүматлар күләменең 83 проценты дигән сүз.

Әлмәт, Зәй, Менделеев, Саба, Буа районнарында җир кишәрлекләре тулы күләмдә идентификацияләнгән. Биектау, Алабуга, Тукай, Югары Ослан, Чистай, Мөслим, Балык Бистәсе һәм башка районнарда идентификацияләнмәгән җир кишәрлекләре күрсәткече югары булып кала.

Эре инвесторлар карамагында 1 миллион 336 мең гектар җир бар. Бу – авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җирләрнең гомуми күләменең 31 процентын тәшкил итә. Җирләрнең калган өлешеннән җирле һәм крестьян фермер хуҗалыклары файдалана. Әлеге оешмалар буенча җирдән файдаланган өчен беренче кварталда түләнергә тиешле акчаның күләме 35,9 миллион сум тәшкил итә, шуның 12 миллион сумы, ягъни 34 проценты инде түләнгән.

ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 5 ай эчендә республика бюджетына килгән керемнәр республиканың чыгымнарга бәйле йөкләмәләрен тулы күләмдә башкарырга мөмкинлек биргән, ә план буенча чыгымнар 25,2 миллиард сум яки еллык планның 41 проценты күләмендә финансланган.

Моннан тыш, Татарстан Финанс министрлыгы тарафыннан республиканың өч елга исәпләнгән консолидацияләнгән бюджеты проектын формалаштыру эше башланган. Бюджет күрсәткечләре буенча 2008-2010 елларга башлангыч проектлар әзерләнгән.