Россия юлчыларына яңгыр һәм кар яуганда асфальт салырга рөхсәт итәләр

Шул ук вакытта тискәре температура вакытында секундына 6 метрдан артык тизлектәге җил булганда асфальт җәю тыела.
(Казан, 7 май, “Татар-информ”).Россия автомобиль юллары федераль агентлыгы заказы буенча Транспорт-төзелеш комплексының фәнни-тикшеренү институты яңа ГОСТ проектын эшләгән. Аның буенча эшләрне кар һәм яңгыр вакытында башкарырга мөмкин булачак. "Начар һава торышы шартларында асфальт-бетон капламнарны урнаштыру" ГОСТ проекты стандартлаштыру буенча (№418) "Юл хуҗалыгы" техник комитеты сайтында урнаштырылган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә."Кыска вакытлы явым-төшемнәр булганда, яңгыр яки кар явып торганда алдан әзерләнгән түбән катламга асфальт-бетон катнашмасы җәю рөхсәт ителә", - диелә документта.Яңа стандарт буенча язын һәм җәен +5тән -10 градуска кадәр, көзен һәм кышын +10 градустан алып -10 градуска кадәр, шулай ук яңгыр яки кар рәвешендә кыска вакытлы явым-төшем тәүлегенә 5 мм кадәр булганда һава шартлары начар булу саналачак."Тискәре температура вакытында, секундына 6 метрдан артык тизлектәге җил булганда асфальт-бетон капламалар урнаштыру рөхсәт ителми", - дип билгеләп үтелә яңа стандартта.ГОСТның беренче редакциясе иҗтимагый фикер алышуы уза инде."Коммерсантъ" газетасы мәгълүматлары буенча, яңа стандарт булдыру контракт бәясе 8,9 млн сум тәшкил иткән. "Дәүләт контрактының бәясен раслыйбыз", - дип хәбәр иттеләр ТАССка Россия автомобиль юллары федераль агентлыгы матбугат хезмәтендә.