ТР Саба районында биологик газ алу өчен сынау корылмасы төзергә планлаштыралар

ТР экология һәм табигый ресурслар министрының Чехия делегациясе белән очрашуында бу проектны гамәлгә ашыру турындагы килешү төзелде
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Әгъләм Садретдинов “КН KINETIC a.s.” генераль директоры Вацлав Кутил җитәкчелегендәге Чехия делегациясе белән очрашты. Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Очрашуда яклар безнең республика территориясендә чехлар тәкъдим иткән биогаз технологияләрен кертү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Нәтиҗәдә, ТР Саба муниципаль районында урнашкан “Алтын Саба” терлекчелек комплексында биологик газ корылмасы төзү буенча сынау проектын гамәлгә кую турында килештеләр, шулай ук ниятләр беркетмәсенә дә кул куелды, анда мәгълүмат җыю, җиһазларны комплектлау, бәясен билгеләү һәм финанслау шартлары хакында язылган.
Әгъләм Садретдинов сүзләренчә, сынау проектын уңышлы гамәлгә куйган очракта Татарстанда биологик газ технологияләрен күпләп кертү турында килешү төзеләчәк. Аерым алганда, аларны “Водоканал” һәм Казан экология комплексының коммуналь калдыклар полигонында файдаланырга булачак. Чехия делегациясен бу предприятиеләр белән таныштырдылар, алар чистарту корылмалары һәм полигон калдыклары юшкыныннан биологик газ алу өчен технологияләр куллану мөмкинлеген өйрәнәчәк.