ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Никарагуа башкаласы мэры белән очрашты

Бүген Казанда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Манагуа шәһәре (Никарагуа Республикасы) мэры белән очрашты
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Бүген Казанда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Манагуа шәһәре (Никарагуа Республикасы) мэры Алексис Аргуэльо белән очрашты. Яклар хезмәттәшлек итү юнәлешләре буенча фикер алыштылар.
Очрашуда Манагуа мэриясенең Халыкара хезмәттәшлек буенча Департамент җитәкчесе Лойда Гарсия, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Халыкара элемтәләр үстерү агентлыгы, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.
Равил Зарипов Манагуа мэрын сәламләде, кунакның спорт һәм сәясәт өлкәсендәге уңышларын билгеләп үтте. Алексис Аргуэльо бокс буенча өч тапкыр дөнья чемпионы, ә 2008 елның муниципаль сайлауларда җиңеп Никарагуа башкаласы мэры итеп билгеләнгән.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов кунакны Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалы белән таныштырды. Ул Татарстан белән Никарагуа арасындагы тауар әйләнеше күләме зур түгел, 2008 елда 256,5 мең АКШ доллары, шул ук вакытта Татарстан экспортының өлеше 100 процент тәшкил иткәнлеген билгеләп үтте. Республика каучук, резина, җир өсте транспорты, вертолетлар белән тәэмин итә. “Сезнең визит безнең хезмәттәшлекне үстерергә мөмкинлек бирер, дип ышанам”, - дип ассызыклады министр.
Алексис Аргуэльо үз чиратында үз иленең потенциалы һәм Манагуа шәһәре проблемалары турында сөйләде. Никарагуада кофе, какао, ит, дөге, шикәр, фасоль җитештерелә. Алексис Аргуэльо Манагуа шәһәре проблемалары турында сөйләгәндә көнкүреш калдыклары белән пычратуны билгеләп үтте. Шәһәрдә 1,5 миллион халык яши, көнкүреш калдыкларын 28 машина гына түгә. “Минем чүп-чар мәсьәләсен хәл итәсем килә”, - дип ассызыклады мэр. Шәһәрне төзекләндерү буенча икенче эш итеп сулыкларын чистартуны атады. Мэр Никарагуа һәм Татарстан инвесторлары хезмәттәшлек итү мөмкин булган юнәлешләр буенча фикер алышсын өчен “түгәрәк өстәл” оештырырга тәкъдим итте.
Шулай ук Алексис Аргуэльо әфәнденең визит программасында Казан мэры Илсур Метшин белән очрашу да каралган, дип билгеләп үтте ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте.