Март аенда уртача хезмәт хакы күләме февральгә караганда 6,1 процентка үсә төшкән

2009 елның мартында Татарстан предприятие-оешмаларында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 14 461 сум тәшкил иткән
(Казан, 7 май, “Татар-информ”). Агымдагы елның март аенда республика предприятие-оешмалары хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы күләме, узган елның шул чоры белән чагыштырганда – 1,1 процентка, агымдагы елның февраленә караганда - 6,1 процентка арткан. Татарстанстат хәбәр иткәнчә, 2009 елның мартында уртача хезмәт хакы 14 461 сум тәшкил иткән.

Товарлар һәм хезмәтләргә куллану бәяләре индексын исәпкә алганда, 2009 елның мартында предприятие-оешмаларда эшләүчеләрнең реаль хезмәт хакы күләме, узган елның шул чоры күрсәткеченең 91 процентын, ә агымдагы елның февралендәге хезмәт хакы дәрәҗәсе белән чагыштырганда 105,3 процент тәшкил итә. Агымдагы елның беренче 4 аендагы реаль хезмәт хакы күләме исә, узган елның шул чоры күрсәткеченең 94,7 процентын бирә.