news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Евро 1 февральдән беренче тапкыр 92 сумнан югарырак күтәрелгән

Доллар курсы 22 тиенгә артып, 77,49 сум булган.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Рубль доллар һәм еврога карата кабат кимеде. 1 февральдән, Мәскәү биржасы мәгълүматлары буенча, беренче тапкыр, Европа валютасының евро курсы 92 сумнан югарырак күтәрелгән.

РИА Новости хәбәр итүенчә, иртәнге сатулар башланганда кимегәннән соң рубль бераз арткан, тик Мәскәү вакыты белән 09: 32 сәгатькә кимү дәвам иткәнлеге күренә. Доллар курсы «иртәгә» исәп-хисабы белән 22 тиенгә артып, 77,49 сум булган. Евро курсы исә 28 тиенгә артып, 92,02 сумга җиткән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100