news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татнефть» көньяк-көнчыгыштагы ашыгыч ярдәм машиналарын ягулык белән тәэмин итәчәк

Карар клиника җитәкчеләренә бушаган акчаларны медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләргә җибәрергә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). «Татнефть» компаниясе Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә торган ашыгыч медицина ярдәме автомашиналарына бушлай мотор ягулыгын бүлеп бирәчәк. Бу хакта компания җитәкчесе Наил Маганов хәбәр итте.

«Без көньяк-көнчыгыш [Татарстан] ашыгыч ярдәм машиналарын безнең АЗС челтәреннән бензин һәм дизель белән тәэмин итү турында карар кабул иттек. Бүген Лениногорскидагы техниканы ягулык белән тәэмин итә башлыйбыз, аннары практиканы Әлмәт районында кулланабыз», — диде Маганов.

Генераль директор сүзләренчә, карар медицина учреждениеләре җитәкчеләренә бушаган акчаларны персоналга өстәмә түләүләргә, шулай ук кирәкле җиһазлар һәм шәхси саклану чаралары сатып алуга юнәлтергә ярдәм итәчәк. «Татнефть» бу катлаулы хәл тәмамланганчыга кадәр сәламәтлек саклау өлкәсенә ярдәм итәчәк», — дип искәртте Маганов.

Элегрәк «Татнефть» Татарстанның көньяк-көнчыгышында медицина битлекләре, саклагыч костюмнар һәм комбинезоннар чыгаруны оештырган иде. Шулай ук компания өлкән яшьтәге кешеләргә медикаментлар һәм азык-төлек китерү өчен волонтерлык хәрәкәтен башлап җибәрде. Моннан тыш, «ТАНЕКО» заводында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы таләпләренә туры килә торган рецептура буенча антисептика җитештерү башланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100