Путин Генераль прокуратурадан кече һәм урта бизнесны тикшерүнең нигезлелеген ачыклауны сорады

РФ Дәүләт Советы утырышында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә РФ Дәүләт Советының кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләренә багышланган утырышы узды. Россия Президенты Владимир Путин Генераль прокуратурага 2014 елда үткәрелгән тикшерүләрнең нигезлелеген ачыклау үтенече белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

Владимир Путин илдә кече һәм урта бизнесны үстерү Россиянең алга таба барышының иң төп этапларының берсе дип саный. Шул ук вакытта, Президент ассызыклап узганча, соңгы елларда илдә "эшлекле климат шактый яхшырган" булуга карамастан, кече һәм урта бизнес, элеккечә үк, акрын үсә, аның илнең тулаем эчке продуктына керткән өлеше 21 проценттан артмый.

Путин һәр төбәктә һәм муниципалитетта уңай эшлекле мохит булдыруның мөһимлегенә игътибар юнәлтте.

Дәүләт башлыгы үз чыгышында ассызыклаганча, кредитлар алуны җиңеләйтү мәсьәләсен дә уйларга кирәк, ставкалар үзгәрү шартларында алар эшмәкәрләр өчен алып булмаска әйләнде.

Владимир Путин төбәкләргә күчемсез милекнең кадастр бәясе кертелгәннән соң бизнеска, бигрәк тә зур мәйданнар биләгән җитештерү тармагына, салым йөкләмәсе кискен артырга тиеш түгел, дип билгеләп узды.

Әйтергә кирәк, РФ Дәүләт Советының кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләренә багышланган утырышында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

Фотосурәт kremlin.ru сайтыннан алынды.