Татарстанда Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге төзелде

Татарстанда Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге төзелде
(Казан, 7 февраль, "Татар-информ", Әнвәр Маликов). Татарстан президенты каршындагы социаль-икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе, икътисад фәннәре докторы Марат Сафиуллин Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәген җитәкләде. Әлеге үзәк ТР Президенты Указы нигезендә, Татарстан Фәннәр академиясе составында ябылган Социаль-икътисади һәм хокук фәннәре институтына алмашка оештырылган. 2005 елдан республика бюджетында үзәкне тотуга чыгымнарны карау ниятләнә. Аның штат расписаниесе 26 берәмлек тәшкил итә.