news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада 6,5 мең кече һәм урта эшмәкәр теркәлгән

Районда кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше 13,1 процент тәшкил итә.

Түбән Камада 6,5 мең кече һәм урта эшмәкәр теркәлгән
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Камада кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше турында фикер алышынды. Тармак эшчәнлеге һәм киләсе елга максат-бурычлар белән эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге җитәкчесе Евгений Борисов таныштырды.

үбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, Түбән Кама муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше 13,1 процент тәшкил итә. Биредә 6,5 мең кече һәм урта эшмәкәр теркәлгән, аларда 16,5 меңнән артык кеше эшли, бу — район икътисадында мәшгуль халыкның 10 проценттан артыгы дигән сүз. Уртача хезмәт хакы 32 мең сум тәшкил итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100